Бүген ТАССРның атказанган артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина Волжская тууына 130 ел була

2022 елның 14 мае, шимбә

Сәхибҗамал Гыйззәтулла кызы 1892 елда Казан шәһәрендә туа. Ул тормышта бик күп авырлыклар күрә. Кешеләрдә төрле кара эшләр башкара, әмма үзе гел уку турында хыяллана. Бию мәктәбенә, рус театрына йөри башлый.

1907 елда Казанга Ильяс Кудашев җитәкләгән театр труппасы килә. Сәхибҗамал алар куйган спектакльләрне бик яратып карый. Аннары үзендә дә сәхнәдә уйнап карау теләге туа. 14 яшьлек Сәхибҗамал сәхнәгә аяк баса. Беренче уйнаган роле – «Кызганыч бала» драмасында Шәфика образы.

Сәхибҗамал 1912 елда Уфада «Сәйяр» артистлары Хәерниса Сәмитова, Зөләйха Богданова, Шакир Шамильский белән берлектә икенче татар театр труппасы «Нур»ны оештыра. Аларга бер төркем яшьләр килеп кушыла. Сәхибҗамал үзенең Идел буенда үсүе белән горурлана һәм тәхәллүсен "Волжская" дип алуы шуны күрсәтә.

«Нур» труппасы Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт», Г. Камалның «Бәхетсез егет», «Уйнаш», А. Островскийның «Яшен», Ф. Әмирханның «Тигезсезләр», Г. Коләхметовның «Яшь гомер» кебек әсәрләрен сәхнәгә куя. Сәхибҗамал аларда зур осталык белән уйный.

Театр өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен Сәхиюҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга 1926 елда Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.

Татар сәхнәсендә зур хезмәт куйган әлеге милли сәхнә остасына багышлап драматург Нәкый Исәнбәт «Гөлҗамал» драмасын яза. Бу әсәр 1963 елда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куела.

Гражданнар сугышы башлангач, С. Гыйззәтуллина Ижауга китә, фронт труппаларында уйнавын дәвам итә. Тамак төбе авырту белән интегә башлый. Ике мәртәбә операция кичерә. Ләкин яраткан шөгыленнән аерылмый, үзешчәннәр белән җитәкчелек итә, аларга уен серләрен өйрәтә.

Сәхибҗамал Гыйззәтуллина 1974 елда Казанда вафат була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International