Казан Кремлендә кунаклар өчен Чечен Республикасы музеена багышланган презентация узачак

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

13 май 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасында Чечен мәдәнияте көннәре кысаларында Казан Кремлендә  2024 елда үзенең 100 еллыгын билгеләп үтүче Чечен Республикасы Музеена багышланган презентация узачак.

Музей хезмәткәрләре музейның тарихы, коллекция формалаштыру, 1994-1996 һәм 1999-2000 елларда Чечен Республикасында хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәләрен җиңү һәм безнең көннәрдә тормышка ашырыла торган музейның масштаблы планнары турында сөйләячәкләр.

Презентация кысаларында Чечен Республикасы музее тарихы турында кыска фильм күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International