18, 21, 25 һәм 28 майда, шулай ук 1 июньдә Сергей Рахманинов исемендәге XI Халыкара фестивальнең Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестрының «Ак Сирень» концертлары узачак. Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёр - Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор Александр Сладковский.