Татарстанда эшләүче иҗади яшьләрнең IV республикакүләм слеты узачак

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

27-29 май көннәрендә, Боровое Матюшино бистәсендә урнашкан «Идел» яшьләр үзәгендә, Татарстан Республикасы эшләүче иҗади яшьләренең IV слеты узачак. Чара «Наше время – Безнең заман» X эшләүче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленә әзерлек кысаларында оештырыла.

Слет ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Профсоюзлар федерациясе ярдәме белән үткәрелә.

Быел аның программасына Мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, Татарстан һәм Кырым Республикаларының атказанган сәнгать эшлеклесе, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, актер, режиссер, «Сдвиг» Казан камера театры сәнгать җитәкчесе, фестивальнең жюри әгъзасы Александр Фельдман, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дорога из города» бию театры студиясе җитәкчесе Лилия Баһаветдинова, Татарстан һәм Кырым Республикаларының атказанган артисты, «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе сәнгать җитәкчесе, куючы режиссер, фестивальнең жюри әгъзасы Дмитрий Платонов һәм Россиянең башка алдынгы осталары уздырачак лекция циклы, практик дәресләр һәм семинар-тренинглар кергән.

Моннан тыш, катнашучылар өчен эшлекле уеннар, мәдәни программа, түгәрәк өстәлләр, «Наше время – Безнең заман» фестиваль хәрәкәте Гран-при ияләре һәм җиңүчеләре белән иҗади очрашулар әзерләнгән. Белгечләр республика проектының 70 потенциаль катнашучылары белән үз тәҗрибәсен уртаклашачак. Фестивальдә катнашу өчен кирәкле күнекмәләр алу максатыннан, һәр предприятие, оешма яшьләр активының ике вәкилен җибәрә.

«Ел саен фестивальдә проектның эчке кухнясы белән таныш булмаган яңа командалар катнаша. Семинар-тренингны нәкъ менә шундый командалар өчен үткәрәбез. Аның ярдәмендә эшләүче яшьләр фестивальне оештыру нигезләрен һәм иҗади номерлар төзү өчен кирәкле күнекмәләрне аңлый башлый», - дип билгеләп үтте проект җитәкчесе Айдар Гайнетдинов.

Ул хәбәр иткәнчә, семинарда катнашу бушлай: катнашырга теләк белдергәннәр слет көннәрендә яшәү өчен номер һәм өч тапкыр туклану белән тәэмин ителә.

Семинар-тренингта катнашу өчен чараны оештыручы «Созвездие-Йолдызлык» Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый оешмасына 18 майга кадәр гариза бирергә кирәк. Семинар нәтиҗәләре буенча катнашучыларга тренинг узу турында сертификатлар тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез, фестиваль хәрәкәте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International