Әнвәр әфәнде Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Мәскәү өлкәсенең татар милли үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары иде.
1989 елның августында Мәскәү өлкәсендә «Туган тел» татар мәдәнияте җәмгыятенең беренче оештыручысы булды. "Туган тел" не14 ел җитәкли, аннары рәис урынбасары була.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Әнвәр Софиновның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.