17 майда КДЭУда театр көне узачак

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

17 майда Казан дәүләт энергетика университетында Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы уңаеннан театр көне узачак. Кәрим Тинчурин театры студентларга “Беренче театр” (авторы – Г.Камал) комедиясен күрсәтәчәк. 

Казан дәүләт энергетика университеты, техник юнәлештәге югары уку елы булса да, һәрвакыт мәдәнияткә, сәнгатькә һәм әдәбияткә зур игътибар бирә. Уку йортында уңышлы эшләп килүче сәнгать төркемнәре, “Яз гүзәле” кебек данлыклы фестивальләр моңа мисал булып тора. 

Уку йорты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдвард Абдуллаҗанов фикеренчә, һөнәр үзләштерүдә, шәхес тәрбияләүдә мәдәниятнең, бигрәк тә театрның, роле гаять зур. 

“Казан дәүләт энергетика университеты 100 елдан артык тарихы булган татар театры белән һәрвакыт хезмәттәшлек итә. Шул уңайдан 17 май көнне Кәрим Тинчурин театры белән бергәләп безнең уку йортында театр көне уздырачакбыз. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай әйткәндә, театр яктылыкка, нурга илтә!” -, дип белдерде Эдвард Абдуллаҗанов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International