РФ Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская авыл клубы үтенечен үтәде

2022 елның 6 мае, җомга

Депутатларның Норлат муниципаль районында сайлаучылар белән очрашуда Вишнево - Полянка авыл клубы җитәкчесе Зоя Алексеевна Исаева эшчәнлек өчен компьютер җиһазлары сораган иде.

Үтенечне Россия Федерациясе Федераль җыелышының мәдәният буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе Елена Александровна Ямпольская үтәргә карар кылды.

Бүген 6 май Елена Александровна Ямпольска шәхсән үзе Казанга Зоя Алексеевна белән очрашу өчен килде.

Очрашу Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында җылы һәм дустанә атмосферада чәй табыны артында узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International