«Тылда батырлык» марафоны кысаларында 11 май 11:00 сәгатьтә Казан (Идел буе) федераль университетында «Тылда хезмәт батырлыгы: Сурский һәм Казан оборона рубежларын төзү» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Ачык дискуссиядә профессиональ тарихчылар һәм краеведлар, фәнни хезмәткәрләр, барлык дәрәҗәдәге мәгариф структуралары укытучылары, аспирантлар чыгыш ясаячак.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Чуаш Республикасы мәдәният министры Светлана Каликова чыгыш ясаячак.