2022 елның I кварталында Татарстан музейларына йөрү, 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 17,8 % үсте. Күрсәткечләр сөендерә, чөнки 2020 елда ковид чикләүләреннән соң республикада музейларга килүчеләр саны чирек күләмендә диярлек кимеде. Шуңа да карамастан, узган ел пандемияга кадәр булган күрсәткечләр дәрәҗәсе үз хәленә кайтарылды, ә бүгенге көндә - арттырылды.
Бу хакта Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Алиса Вяткина сөйләде, төп музей төбәкнең бөтен музей тармагы өчен проект офисы булып тора. Әлеге саннар Татарстан Мәдәният министрлыгында 5 май көнне киңәйтелгән киңәшмәдә яңгырады.