Хәбәрчеләр игътибарына! Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы концерт

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

7 май 13:00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре катнашында тантаналы концерт булачак.

ММЧ вәкилләре өчен аккредитация 2022 елның 6 маенда 13:00 сәг. кадәр түбәндәге почта аша алып барыла: Daniil.Plaksin@tatar.ru. ФИО, туган көн, вазифа, ММЧ исеме һәм контакт телефонын күрсәтү сорала. Белешмәләр өчен телефон: +7(927)031-04-42, ТР Мәдәният министрлыгының ММЧ һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге белгече Даниил Плаксин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International