Кырлайда Тукай ае

2022 елның 15 апреле, җомга

Арча районы Яңа Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы – шагыйрьнең мирасын саклау һәм яшь буынга тапшыру буенча даими рәвештә эшләп килә.

Биредә шагыйрьнең бөтен тормыш юлы гәүдәләндерелә. Уникаль экспонатлар арасында Г.Тукай, Ф.Әмирхан, С.Рәмиев, С.Сүнчәләй кебек татар әдипләренең үзләре исән вакытта нәшер ителгән китаплары, шагыйрьнең туганнары (апасы Газизә Зәбировага бүләк иткән шкатулка, калфак, энҗе-мәрҗән) һәм дусларының (Хөсәен Ямашев караваты, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның калфагы) шәхси әйберләре, «Болгар» кунакханәсе җиһазлары (өстәл, урындык, кәнәфи) һ.б. бар. Җаек шәһәрендә дөнья күргән «Әл-гасрел җәдид» «Уклар», «Фикер» газета-журналларын, Казанда нәшер ителгән «Аң» журналының 1913 елгы апрель санын да күрергә мөмкин.

Апрель ае – Тукай ае. Ай дәвамында музейда «Шагыйрь узган юллар», «Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары», «Сүнмәс йолдыз» кебек күргәзмәләр эшли. Шул исәптәр мәктәпләргә дә йореп, Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында төрле лекцияләр укыла.

15 нче апрель сөекле шагыйребез Габдулла Тукайны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Арча районының Яңа Кырлай авылында ел саен «Без — Тукайлы халык» исемле республикакүләм Тукай укуларының йомгаклау өлеше уза. Бу көнне музеебыз, мәктәбебез һәм мәдәният йортыбыз килгән кунаклар белән гөрләп тора.

19 апрельдә Яңа Кырлай авылы китапханәсе белән берлектә Арча Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Каурый каләм» әдәби иҗат берләшмәсе язучылары, шагыйрьләре катнашында әдәби – музыкаль кичә булып үтте. Әлеге кичә кысаларында Тукаебызга багышланган әсәрләр укылды, концерт программалары һәм музейда экскурсия да уздырылды.

23 апрельдән «Пушкин картасы» программасы кысаларында «От рождения до славы...» исемле квест башланып китәчәк. Әлеге чараның максаты – яшь буынны Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән квест уеннары аша таныштыру.

26 апрельдә музеебызда бөек шагыйребезнең туган көненә багышланган «Шигъри тәлгәшләр» исемле әдәби мәйдан үздырылачак. Әлеге чарада теләгән һәрбер кеше катнаша алачак, төп катнашучылар – Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары.

27 апрель көнне Арча районында, шул исәптән безнең музеебызда да, бөек шагыйрьнең туган көненә багышланган «Шигърият бәйрәме» булачак. Бәйрәм Арча шәһәрендә башланып китәчәк һәм Кырлай, Кушлвыч авылларында дәвам итәчәк. Бәйрәмдә язучылар, шагыйрьләр һәм әдәбият сөючеләр катнашачак, һәм дә Тукаебызны, татар телен олылаучы милләттәшләребезне бәйрәм чараларына көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International