29 апрельдә «Черек күл» паркында Г.Кариев театры артистлары «100 Тукай» шигъри-хореографик перформансын куйды. Казан Мэриясе ярдәме белән оештырылган чара Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулуга багышланды.
Перформансны Г.Кариев театры актеры Эльдар Гатауллин сәхнәләштерде, хореографы – Елена Музеева.
«Балачактан Тукайның шигырьләрен сөйләп үстем. Минем өчен Тукай милли каһарман ул. Бөек шагыйребез турында мәгълүмат күп. Шуңа да бу перформансны ничек итеп оештырырга икәнлеге турында күп уйландык. Үзем дә артистларга “Сезнең өчен Тукай кем ул? Аңа үзегез нинди сорау бирер идегез?”, дип мөрәҗәгать иттем», – диде Эльдар Гатауллин.
Перформанста Тукай шигырьләре һәм актерларның үзләре язган текстлары яңгырады. Чара дәвамында артистлар биредә шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы аларның күңелендә нинди хисләр тудыруы турында сөйләде, Тукайга хат та язды, җәмәгатьчелеккә дә күп сораулар белән мөрәҗәгать итте. Тукай фотографияләре, шигырьләре сурәтләнгән кублар чараның декорацияләре буларак хезмәт итте.
Постановкага әзерлек ике атна дәвамында барган. Перформанс артистларның үзләре әзерләгән композицияләреннән тупланган. Беренче тапкыр «100 Тукай» Г.Кариев театры сәхнәсендә 24 апрельдә күрсәтелгән иде.