28 һәм 29 июньдә Казан Кремлендә Kremlin LIVE V халыкара хәзерге заман мәдәнияте фестивале узачак .
Kremlin LIVE Казан Кремлендә җиде мәйданчыкта барачак. Бәйрәмгә керү бушлай. Беренчеләрдән булып Консистория манарасы янында «мода» мәйданчыгы ачылачак. «Манеж» күргәзмәләр залында Россиянең күренекле дизайнерлары осталык дәресләре бирәчәк. Концерт программасы 29 июньдә башлана. Анда Санкт-Петербургтан Франциядән килгән күренекле артистлар чыгыш ясаячак. «Голос» тамашасы финалына чыккан Эльмира Кәлимуллина Kremlin LIVE сәхнәсендә җырлаячак.
Kremlin LIVE 2013 фестивалендә мәдәният сөюче яшь буын вәкилләре өчен махсус мәйданчык эшләячәк.
Хөрмәтле журналистлар! 25 июньдә 11.00 дә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Kremlin LIVE 2013 фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узачак.
prtatar@yandex.ru электрон адресына язып яисә 89179360584 (Юлия Рылова) телефонына шалтыратып аккредитация узарга мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте