«Театраль Идел буе» фестивале округның мәдәни бренды һәм берләштерә торган үзәге булды», - диде Игорь Комаров

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасыннан фестивальдә проектның төбәк этабында җиңүчеләр катнашты:

«Экспромт» халык музыка-драма театры («Мәдәни-ял итү үзәге» МБМУ, П.Ершов әкияте мотивлары буенча «Конек-Горбунок» постановкасы, «Иң яхшы яшьләр спектакле» номинациясендә) - 7 урын яулады.

«Сәхнәдәш» театр коллективы («Әтнә балалар сәнгать мәктәбе» балаларга белем бирү МБУ, «Урмандагы тамаша» спектакле, Л.Леронның «Урманда тамаша» пьесасы буенча, «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә 9 нчы урынны алды.

2022елның 28 апрелендә Ижауда Удмуртия Республикасының Дәүләт милли театрында «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Бречалов, «Луидор» компаниясе генераль директоры - Фестиваль партнеры, Идел буе федераль округы гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә ярдәм итү фонды Советы әгъзасы Сергей Гусев, театр һәм җәмәгать эшлеклеләре, педагоглар катнашты. Трансляцияне Культура.РФ федераль порталында карарга мөмкин.

Тантана азагында «Корова» яшьләр спектаклен күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International