Татарстан Республикасы Милли музеенда Джаз көне

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

30 апрельдә Татарстан Республикасы Милли музее Казан халкын һәм кунакларын «Музейда джаз көне» махсус программасына чакыра. Проект Халыкара джаз көненә багышланган һәм композитор Нәҗип Җиһанов музее катнашында оештырылды.

12.00 сәгатьтә «Джаз ритмында» концерт программасы башланачак. Алсу Абдуллина (фортепиано) һәм Алинә Заһидуллина (саксофон)  дуэты чыгыш ясаячак. Джаз стандартлары, шулай ук джаз эшкәртүдә Татарстан композиторлары музыкасы башкарылачак.

14.00 сәгатьтә «WoW-Эффект. Ezzthetics Jazz History» мәдәни – белем проекты. Сез төрле стильләрне һәм жанрларны ишетәчәксез – джаз, рок, поп; музыкант-мультиинструменталистлар Юрий Щербаков (саксофон, флейта, EWI) һәм Дмитрий Лысов (фортепиано, орган) башкаруында ХХ гасырның иң матур көйләре яңгыраячак.

Джаз – бөтен дөнья кешеләрә өчен. Аны уйныйлар,аны тыңлыйлар, хәтта... кинода күрсәтәләр. Кино тәнкыйтьчесе Әдилә Хәйбуллинаның «Кинода Джаз» дигән авторлык лекциясендә без иң популяр, шулай ук бу юнәлештәге музыканың кино сәнгатендә гадәти булмаган мисаллары турында сөйләшәчәкбез. Башлана 15 сәгатьтә.

Кичке программа ахырында барыгызны да 17.00 сәгатьтә «Яшәү рәвеше буларак Коллекцияләр туплау» дигән экскурсиягә чакырабыз. Экскурсия Казан коллекционеры, археолог, тарихчы Андрей Федорович Лихачевка багышлана, аның тупланмасы Татарстан Республикасы Милли музее фондлары нигезенә салган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International