29 апрельдә 13:30 сәгатьтә Буа районы Мәдәният йортында 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Сурский оборона рубежы төзүчеләренең батырлыгына багышланган «Тылда батырлык» төбәкара патриотик марафоны кысаларында концерт булачак. Марафонда катнашучылар күргәзмә экспозициясе һәм концерт программасы белән танышачак, анда Татарстан иҗат коллективлары, Чуаш дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашачак.