Тинчурин театрында «Мәдинә» спектакле премьерасы

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Тинчурин театрында Илгиз Зәйниевның «Мәдинә» спектакленең премьерасы 7-8 һәм 20 апрельда үтәчәк. «Мәдинә» – татар театрында шашкын дәртнең фаҗигага китерүенә багышланган беренче спектакль. «Мәдинә» әсәре борынгы грек мифы «Медея» нигезендә иҗат ителгән.

Илгиз Зәйниевнең «Мәдинә» фаҗигасе асылда гап-гади мелодраматик сюжетка нигезләнә кебек. Җәүдәт белән Мәдинә бер-берләрен яраталар, әмма, байлыкка кызыгып, егет башкага өйләнә. Шулай да алар очрашып йөрүләрен туктатмыйлар. Һәр мелодрамада очрый торган мәхәббәт өчпочмагы.

Әмма «Мәдинә» әсәрендә персонажлар үзләрен лирик яссылыкта түгел, фәлсәфи яссылыкта тоемлыйлар. Гөнаһ, ант, язмыш – төшенчәләре алар өчен буш, гадәт буенча гына әйтелә торган сүзләр түгел, ә чынбарлык. Биредә каһарманнарның күңелендә адәми (намус, иман) һәм кыргый (җенси дәрт) башлангычлары көрәшә. Һәм бу көрәш шигырь югарылыгына менеп (әсәр ак шигырь белән иҗат ителгән), каһарманнарны аз гына да аямыйча, язмыш хөкеменә ташлый.

Автор бу әсәрдә Кешене – Аллаһы Тәгалә тарафыннан булдырылган һәм билгеле бер гармониягә салынган зат итеп өйрәнә. Һәм шул гармония җимерелеп (динсезлек), кыргый дәртнең кеше күңелендә өстенлек алуын, автор тормышыбызда очраган күп фаҗигаләрнең башлангычы итеп кабул итә. 

Премьера алдыннан театрда «Мәдинә» спектакле героинясына күлмәк әзерләүдә катнашкан рәссам-дизайнер Наҗия Галимова мастер-классы узачак.

Режиссер — Илгиз Зәйниев

Рәссам — Геннадий Скоморохов

Композитор — Эльмир Низамов

Ут кую буенча рәссам — Илдар Шакиров

Рольләрдә: Резедә Сәләхова, Артем Пискунов, Салават Хәбибуллин, Гөлназ Наүмәтова, Альбина Гашигуллина, Венера Низамова, Ирек Хафизов.

Рус теленә тәрҗемә – Гөлназ Бәдретдин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International