Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе ачык һавада концертлар бирәчәк

2013 елның 18 июне, сишәмбе
«Мәдәни Универсиада» проекты кысаларында  Г.Тукай исемендәге  Татар дәүләт филармониясе ачык һавада  концертлар бирәчәк. Алар филармония бакчасында узачак.

8 июль - Анатолия Шутиков җитәкчелегендәге ТР Дәүләт рус халык уен кораллары оркестры концерты.

9 июль - Анатолий Василевский җитәкчелегендәге ТР  Филармония  джаз-оркестры концерты.

  10 июль - Айдар Файзрахманов җитәкчелегендәге ТР  Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле концерты.

Концертлар 19.00 дә башлана

Концертларга керү түләүсез.

Элемтә өчен: 277-18-22.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

        
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International