7 апрельдә 18:30 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Башкортостан Республикасы Милли симфоник оркестры чыгыш ясаячак. Концерт Татарстан Республикасы шәһәрләре буенча коллективның 30 еллыгына багышланган тур кысаларында Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән узачак. Концерт программасында дөнья классикасының симфоник әсәрләре яңгыраячак.