2022 елның 3 апрелендә Казан дәүләт институтында Н.Д.Юлтыева исемендәге хореография сәнгате Фестиваль-конкурсы узачак. Бу Халыкара бию бәйрәме совет балеринасы, балетмейстер һәм педагог, РСФСРның атказанган артисткасы, Казан дәүләт мәдәният институтының хореография кафедрасына нигез салучы Нинель Даут кызы Юлтыева исемен йөртә.