2022 елның 8 апрелендә 18.30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә ел саен үткәрелә торган «Джаз-КроссоверФест-Казан» Халыкара фестивале ачыла. Татарстан Республикасы Филармония джаз-оркестры, сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Сергей Васильев озатуында Россиянең атказанган артисты, Халыкара конкурслар лауреаты, Зур театр солисткасы Вероника ДЖИОЕВА (сопрано) чыгыш ясаячак.