16 июньдә Алматада Сабантуй булып узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Алмата хакиме Әхмәтҗан Есимов, ТР мәдәният министры һәм башка рәсми затлар катнашты.
Алмата Сабантуе «Сункар» дип аталган дөньядагы иң яхшы чаңгы трамплиннарының берсендә оештырылган иде. Халык белән тулы трибуналар алдындагы мәйданчыкта ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, ТР Бөгелмә районының иҗат коллективлары театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Алмата хәкиме Әхмәтҗан Есимов һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуйга килүчеләрне бәйрәм белән котладылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте