10 мартта Татарстан Республикасында Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган "Мәдәниятле ЯЗ" проекты старт ала. Акция 25 мартка кадәр дәвам итәчәк һәм бөтен республика буенча мәдәният учреждениеләрен берләштерәчәк. Ике атна дәвамында төрле акцияләр, флешмоблар, бушлай тамашалар һәм башка бик күп чаралар оештырыла.
Программада спектакльләр, экскурсияләр, концерт программалары, мастер-класслар һәм иҗади очрашулар бар. Күпчелек чаралар бушлай уздырыла, бу теләге булганнарга республика һәм ил халыкларының мәдәни байлыгы белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.
«Мәдәни яз» акциясе кысаларында бөтен республика буенча онлайн һәм офлайн форматта 100ләп чара планлаштырылган.
Алар арасында Татарстанның халык уен кораллары дәүләт оркестры концерты, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә күргәзмә, филармония джаз-оркестры концерты, Татарстан Республикасы Милли музеенда «Тарих белән бергә» исемле иммерсив экскурсия һәм башка чаралар бар.
Бүген 19.00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры "Театр & Музыка. Яхин" спектакленә чакыра. Сәхнәдә Камал театрының җырлаучы артистлары башкаруында Рөстәм Яхинның тормышы һәм иҗатына багышланган театраль-музыкаль тарих яңгыраячак.
Шулай ук акция кысаларында 10-25 март көннәрендә "Шәрык клубы" интерактив мультимедиа комплексына, алдан язылу шарты белән, бушлай керергә мөмкин.