«Балачактан алган шифа»: «Созвездие-Йолдызлык»-2013 фестивалендә җиңүчеләр катнашында клиплар төшерә башладылар

2013 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Татарстанның берничә районында «Созвездие-Йолдызлык»-2013 Республика яшьләр иҗаты фестивале лауреатлары  катнашында клиплар төшерелә. Профессиональ видеоклипларны Мәскәүнең  күренекле белгечләре –  режиссер Дмитрий Платонов, оператор Александр Бобрешов, шулай ук «Созвездие-Йолдызлык» үзәгенең иҗат төркеме тасмага төшерә.  Оештыручылар яңа гына узган фестиваль  лауреатларының  дистәгә якын иң яхшы чыгышын тасмага төшереп, алга таба ТНВ спутник телевидение каналында һәм балалар өчен “Сөенечем минем” (Мәскәү) мәгърифәти   телеканалында күрсәтергә ниятлиләр.

Хәзерге вакытта «Лик» (Бөгелмә), «Образ» (Актаныш) һәм «Солнышко» (Чаллы) хореография коллективлары  чыгышлары тасмага төшерелә, соңрак  Балтач, Чүпрәле һәм Балык Бистәсе районнары лауреатларына чират җитәчәк. Барлык клиплар да табигать кочагында, Татарстанның иң гүзәл урман-кырлары, елга-күлләре фонында төшерелә. Проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Клип төшерү эшендә 300 яшь артист катнаша. Режиссер һәм эш төркеме балаларга һәм аларның укытучыларына камера каршында үз-үзеңне тоту үзенчәлекләре буенча  осталык дәресләре уздырачак. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International