Татарстан Республикасы Милли музеенда “Татарстанның спорт алтыны” күргәзмәсен тәкъдим итү була

2013 елның 4 июне, сишәмбе

6 июньдә 14 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда “Татарстанның спорт алтыны” күргәзмәсен тәкъдим итү була.  

Күргәзмәдә соңгы елларда Казанның спорт командалары яулап алган иң истәлекле бүләкләр куелачак. Республика тарихында беренче буларак, әлеге ганимәтләрне бер урынга туплап, киң җәмәгатьчелеккә күрсәтәчәкләр.

Тәкъдим итүдә “Казаночка” баскетбол клубы уенчылары – Ксения Кунакова, Екатерина Васильева  һәм Ольга Старостина катнашачак.

Мәгълүмат өчен телефон: 292-89-84

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International