Галәм тышында куелган күргәзмә Казанда ачыла

2022 елның 15 гыйнвары, шимбә

Бүген «Art-Йорт» галереясында рәссам һәм архитектор Ильяс Айдаровның «Казан минем йөрәгемдә» дип исемләнгән күргәзмәсе ачыла. Ул 1845—1920 елларда яшәгән татар мәгърифәтчесе, Уральск шәһәренең татар Кызыл мәчете имамы, Габдулла Тукайның рухи остазы һәм укытучысы Мотыйгулла Төхвәтуллин нәселеннән. Ильяс Айдаровның әбисе 1906—1993 елларда яшәгән Татарстанның халык артисты Галия Кайбицкая. 

Ул үзе дә музейларда, шәхси коллекцияләрдә үзенчәлекле әсәрләре белән данлыклы. Халыкара космик станция бортында 2002 елда уникаль күргәзмәсе белән кешелек тарихында беренче рәссам булды. Бу хакта тиешле язма Гиннес рекорды китабында бар.

Күргәзмә 2022 елның 17 мартына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International