ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәдәният учреждениеләре өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре каралды

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Бүген мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр Комитеты утырышында мәдәният тармагында кадрлар потенциалын үстерү турында сүз барды.

Моннан тыш, парламентарийлар музейлар һәм музей эше турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар, Комитетның 2021 елда эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм киләсе чорга планын расладылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Хәзерге вакытта республикада 173 музей, 18 театр, 19 концерт оешмасы, 2 филармония, 2 цирк, 1510 китапханә һәм 1917 клуб учреждениесе, 42 кинотеатр эшли.

Мәдәният учреждениеләрендә 22,7 меңнән артык кеше эшли, аларның күбесе – хатын-кызлар. Мәдәният хезмәткәрләренең 50% югары белемле, 30% - махсус урта белемле, 20% -  профиль белеме юк, - дип билгеләп үтте Ирада Әюпова, - аларны укыту зарур",- диде министр.

Мәдәният өлкәсендә белгечләр әзерләү белән 9 һөнәри белем бирү оешмасы һәм 106 өстәмә белем бирү оешмасы шөгыльләнә.

«Мәдәният» милли проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты кысаларында квалификация күтәрү мөмкинлеге каралган. 2019 елда, республика квотасы буенча 373 кеше белемен күтәрсә, 2020 елда-716 мәдәният хезмәткәре укытылган. 2021 ел ахырына 1 204 мәдәният хезмәткәре белемен күтәрәчәк.

Республикада яшь белгечләргә авылда бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр һәм йорт төзү өчен җир бүлеп бирү буенча дәүләт ярдәме чаралары эшли.

Быел комитет 10 утырыш үткәргән (шуларның 3се күчмә һәм 2се уртак), «Татарстан Республикасы шәһәрләренең «Иҗади шәһәрләр челтәре» ЮНЕСКО проектында катнашуы һәм «Татарстан Республикасында кинематографияне үстерү турында» темаларына ике түгәрәк өстәл уздырылган.

Комитет каршындагы Эксперт советы 7 утырыш үткәргән (аларның 3 - се-комитет белән берлектә), 22 мәсьәлә каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International