2013 елның 31 маеннан 3 июненә кадәр Төркия Республикасында «Иске шәһәрдә Татарстан Республикасы мәдәнияте һәм икътисады көннәре» узачак.
1 июньдә Иске шәһәрдә Татар мәдәни үзәге ачыла һәм «Шәһри Дәрья» паркында театральләштерелгән Сабан туй бәйрәме була. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Президент Иске шәһәр провинциясе Губернаторы Гюнгёр Азим Туна һәм Бурса провинциясе Губернаторы Шахабеттином Харпут белән очраша, Иске шәһәрнең Сәнәгать палатасында, Сәүдә палатысында, Анатолия университетының «Сарар» фабриксында була һәм Иске шәһәрдә Татар мәдәни үзәген ачуда катнаша.
Иске шәһәрдә ачылачак Татар мәдәни үзәге урнашкан йорт шәһәрнең борынгы районнарыннан берсе – Отун Пазары (Утын базары) районында урнашкан. Ул 1800 еллар тирәсендә төзелгән. Беренче катта Казан татарларының Төркиягә күченү тарихы чагылыш тапкан экспозиция урнашкан. Икенче залда мөһаҗирләр гаиләсе яшәгән йортның эчке корылышы аерым-аерым бүлемнәр рәвешендә күрсәтелгән. Бинада шулай ук Иске шәһәрдә Казан татарлары җәмгыяте офислары да урнашкан.
Экспозицияне Татарстан Республикасының Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы хезмәткәрләре төзеде.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Төркия Республикасы милли мәгариф министры Нәби Авджы, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин “Шәһри Дәрья” паркында узачак татар халык бәйрәме Сабан туенда катнашачаклар.
Бәйрәмдә республиканың иҗат коллективлары – Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор ансамбле, җырчылар, халык һөнәрчелек эшләнмәләре осталары чыгыш ясаячак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте