10 декабь көнне 19.00 сәгатьтә Кукмара мәдәният йортында «ISTELEK» иҗат берләшмәсенең махсус әзерләнгән программасы куелачак. Команданың гастроль сәфәрендә бу икенче концерт.
“Без концертларны ТР Хөкүмәте гранты кысаларында бушлай оештырабыз. Яшьләрнең игътибарын республикабызда яшәүче халыкларның төрлелегенә һәм уникальлегенә җәлеп итү өчен, залларны җыябыз. Берләшмәнең һәр катнашучысы заманча эшкәртүдә башкарылучы фольклор материалны тәкъдим итә. Ул яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән”, - дип сөйләде “Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге” директоры Алсу Мифтахова.
“ISTELEK” концертларын коммерция нигезендә үткәрү планга кертелгән. Программалар “Пушкин картасы” буенча да ачык булачак.
Төркемдә катнашучылар фольклор һәм электромузыканыберләштереп, тамашачыларны төрле халыкларның мәдәнияте белән таныштырачак. Алар арасында – татар, рус, башкорт, удмурт, мордва, мари, керәшен, чуваш мәдәниятләре. Интерактив программа Татарстан автохтон халыклары гореф-гадәтләре, костюмнары турында яхшырак белергә мөмкинлек бирәчәк, ә концерт кунаклары алачак брендланган бүләкләр музыкаль кичә турында искиткеч истәлек булачак.
“ISTELEK” – этно-фьюжн юнәлешендәге музыка төркемнәренең иҗат берләшмәсе. Концерт программасында республиканың популяр башкаручылары катнаша: “Zakaria” күпмилләтле яшьләр фолк-төркеме, удмурт телендә заманча музыка автор-башкаручы ShonerPaul, андеграунд стилендә заманча татар музыкасын башкаручы Илгиз Шәйхразиев, Казанның популяр диджее Malsi Music һәм CYBERTAT проекты белән Алмаз Әсхәдуллин.
“ISTELEK” иҗат берләшмәсе турының беренче концерты Лаеш шәһәренең мәдәният йортында узды. Быелгы гастрольләр турының йомгаклау концерты Чүпрәле районында 18 декабрьдә 18: 00 сәгатьтә узачак.
Проект Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты кысаларында тормышка ашырыла һәм республиканың телләр күптөрлелеген саклауга юнәлдерелгән.