2 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Лаеш шәһәре мәдәният йортында «ISTELEK» иҗат берләшмәсенең беренче концертлар программасы узачак. «ISTELEK» (истәлекләр) - этно-фьюжн юнәлешендәге музыкаль төркемнәрнең иҗади берләшмәсе. Концерт программасында Татарстанның фольклор һәм электрониканы органик рәвештә катнаштырып, заманча музыкаль юнәлештәге иҗат итүче популяр башкаручылары катнаша:
Концерт программасы кысаларында интерактив программа уздыру планлаштырыла - тамашачыларны Татарстан халыкларының туган телләре белән таныштыру.
Концертта катнашучылар татар, рус, башкорт, удмурт, мордва, мари, керәшен, чуваш мәдәнияте белән танышачак.
Киләсе концертлар Кукмор районында - 10 декабрьдә (19:00), Дрожжаное районында - 18 декабрьдә (18:00) узачак.