5 июнь көнне Габдулла Тукайның әдәби музеенда “Габдулла Тукай әсәрләре” исемле сүзлек-белешмәлек китабын тәкъдим итү кичәсе уздырылачак

2013 елның 29 мае, чәршәмбе

5 июнь көнне 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукайның әдәби музеенда “Габдулла Тукай энциклопедиясен” төзүдә бер этап булып торган  “Габдулла Тукай әсәрләре” исемле сүзлек-белешмәлек китабын тәкъдим итү кичәсе уздырылачак.

Халкыбызның яраткан шагыйре Г. Тукайның әдәби музее иҗат белән шөгыльләнүчеләрне, әдәбият сөючеләрне берләштерә торган үзәк булып тора. Музейга өлкән яшьтәге кунаклар белән беррәттән яшьләребез дә бик теләп йөри. Биредә Габдулла Тукайның тормышы, иҗаты буенча экскурсияләр генә түгел, кызыклы шәхесләр белән очрашулар, күргәзмәләр, яңа басылып чыккан китапларны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү кичәләре  уздырыла.

Шундый күренекле чараларның чираттагысы, “Габдулла Тукай әсәрләре” сүзлек-белешмәлеге басылып чыгу уңаеннан, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә оештырыла. Кичәдә Г.Тукай энциклопедиясен төзү мәсьәләләре хакында да фикер алышачаклар.

Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча энциклопедик хезмәт булдыру мәсьәләсе ХХ гасырның 70-нче елларында кузгатыла. Бары 1993 елда Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең Гуманитар фәннәр бүлеге каршында Нил Юзеев җитәкчелегендә вакытлы хезмәт коллективы төзелә. Берничә ел дәвамында алып барылган хезмәт нәтиҗәсендә 1998 елда “Габдулла Тукай. Энциклопедик белешмә” (мәкаләләр һәм белешмәләр исемлеге) басылып чыга.

 “Габдулла Тукай энциклопедиясе”н  әзерләүдә утыздан артык автор катнашкан. Алар арасында тәҗрибәле галимнәр дә, әле күптән түгел фәнгә килеп, шагыйрь иҗатын гаять яратып, якын итеп фикер йөрткән фәнни хезмәткәрләр, югары уку йортлары укытучылары да бар.  Алар арасында З.Рәмиев,  Т.Галиуллин, Н.Хисамов, Х.Миңнегулов, Ф.Яхин, Р.Ганиева, Т.Гыйләҗев, Д.Заһидуллина, З.Мөхәммәтшин, З.Шәйхелисламов хезмәтләрен аерып әйтергә була.

Әлеге җыентыкта Г.Тукайның барлык әсәрләре: шигырьләре, поэмалары, прозасы, рецензияләре, фельетоннары һәм публицистик чыгышлары, хатлары турында язылган мәкаләләр туплап бирелгән. Һәр мәкалә ахырында теге яки бу әсәргә караган библиографик белешмә дә урнаштырылган.

Кичәдә ТӘһСИ, КФУ, Татарстан Фәннәр академиясе,  Казан мәдәният һәм сәнгать институты хезмәткәрләре, киң җәмәгатьчелек катнашачак, дип хәбәр итү ТР Милли музееның матбугат хезмәте.

Белешмә өчен телефоннар: Г.Тукайның әдәби музее: 293-17-66, ТР Милли музееның редакция-нәшрият бүлеге– матбугат үзәге: 292-32-18.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International