1 июньдә Татарстан Республикасы Милли музее үзенең нәни кунакларына “Учтагы кояш” дигән күңел ачу программасы тәкъдим итә

2013 елның 29 мае, чәршәмбе

Җәйнең беренче көнендә уздырылучы Халыкара Балаларны яклау көне халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтелә торган иң беренче бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәмнең төп максаты – бөтен дөнья балалары язмышына игътибар юнәлтү, гуманлы һәм имин җәмгыять булдыруның зарури шарты буларак, бала хокукларын үтәү һәм аларга хөрмәт белән карау кирәклеген   тагын бер кат искәртү. Хәзерге вакытта бу бәйрәм дөньяның 30дан артык илендә билгеләп үтелә.

Халыкара Балаларны яклау көнен безнең илдә дә зурлап бәйрәм итәләр. Татарстан Республикасы Милли музеенда да аңа  игътибар зур. Ел саен Халыкара Балаларны яклау көнен бәйрәм итү музейда күркәм традициягә әверелде.

Бу көнне Милли музей нәни кунакларына “Учтагы кояш” дигән күңел ачу программасы әзерләде. Бәйрәмгә килүчеләргә “Ел фасыллары” дигән күргәзмә күрсәтеләчәк, балалар анда безнең республикабызда очрый торган кошлар һәм җәнлек-җанварлар белән танышачаклар.

Бу көнне 12 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр декоратив күселәр күргәзмәсе дә эшләячәк.

12 сәгатьтә музейның эчке ишек алдында асфальтта рәсем ясау конкурсы узачак. Конкурсның темасы –  “Һәрвакыт булсын кояш!”. Иң үзенчәлекле рәсемнәр авторларына бүләкләр тапшырылачак.

13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр “Җан кергән экспозиция” дип атлаган интерактив театральләштерелгән экскурсия дә узачак. Яшь тамашачылар узган гасырлар атмосферасына күченеп, тарихи персонажлар белән таныша алачаклар.

12.00 – 13.00 – балалар һәм ата-аналар өчен оригами буенча “Җанлы кәгазь” дип аталган осталык дәресе.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International