Милли музей Төркия Генераль консуллыгы белән уртак фотокүргәзмә тәкъдим итә

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

18 ноябрь 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Анатолиянең сәлҗүк мөнбәрләре: мөселман сәнгате шедеврлары» фотокүргәзмәсе ачыла.

Тантана Халыкара ислам сәнгате көненә багышланган. Күргәзмә Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы белән берлектә оештырылды.

Күргәзмәдә 2015-2021 елларда тикшеренү проекты кысаларында Төркиянең төрле шәһәрләрендә сәнгать белгече Лилия Саттарова (Казан) һәм фотограф Исмаил Хәйкыр (Әнкара) ясаган 40 фотосурәт тәкъдим ителәчәк.

Урта гасырларда мөнбәр гади мәчетне Җәмигъ мәчетенә әйләндерүче  - җомга көннәрендә өйлә намазына һәм вәгазьләр тыңларга килгән мөселманнар өчен  кафедра булган. Хакимият, рухи һәм дөньяви тормышны символлаштырган мөнбәр кыйммәтле агачтан иң яхшы осталар тарафыннан ясалган.

Күргәзмәдә шулай ук Алтын Урда чорындагы Болгар биналарының архитектура декоры фрагментлары тәкъдим ителәчәк. 

Татарстан Республикасы Милли музее җыелмасыннан төрле төстәге мозаика һәм кисеп ясалган гипс үрнәкләрендә Ислам орнаментының сыйфатлары ачык чагыла.

Ислам дөньясы сәнгате-ундүрт гасыр дәвамында барлык халыкларның традицияләре үзара бәйләнешендә формалашкан уникаль мирас. Төркиянең бизшкләп ясалган мөнбәрләре – - бу мирасның искиткеч өлеше. Алар урта гасырдагы Якын Көнчыгышның агач һәйкәлләренең безнең көннәргә кадәр килеп җиткән күп санлы өлешен тәшкил итә. Борынгы мөнбәрнең яше сигез гасыр ярым тәшкил итә. Аларның күбесе Үзәк һәм Көнчыгыш Анатолия шәһәрләре мәчетләрендә хәзер дә хезмәт итә, алар мәчетләргә XII-XIV гасырларда төрки династия вәкилләре тарафыннан урнаштырылган.

Күргәзмә 17 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International