Россия этнография музее Казанда Евразия халыклары сәнгатен тәкъдим итте

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Милли музеенда Россия этнография музееның «Тукымадан бизәкләр: Евразия халыклары традицияләре һәм сәнгате» дип исемләнгән күчмә проект урнашты, күргәзмә берничә көн дәвам итәчәк, анда 120дән артык халык кул эшләре экспозициясе тәкъдим ителгән.

 

 «Россия этнография музее беренче булып Казанга килде»

«Мәдәният» милли проекты һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган күргәзмә Казанга беренчеләрдән килде. Аннан соң этноэкспонатлар Уфа һәм ерак Ханты-Мансийск шәһәрендә халыкка 20 декабрьгә кадәр күрсәтеләчәк.

Калфак - татар милли баш киеме, XIX гасырның икенче яртысында тукыма кисәкләреннән, тасмалардан үзенчәлекле ысуллар белән эшләнелгән, шулай ук төньяк-көнбатыш төбәге, Россия Төньягы, Идел-Урал төбәге, Урта Азия, Кавказ, Амур буе үзенчәлекле иҗат үрнәкләре –Казанда бары тик 17 көн буе «гастрольдә» булачак.

«Тукыма иҗаты барлык халыклар өчен дә үзенчәлекле»

Петербург музееннан Казанга китерелгән калфак күргәзмә экспонатларының иң борынгыларының берсе. Тукыма иҗаты барлык халыклар өчен дә универсаль, туку традицияләрен яхшы белгән милләт өчен бу иҗат төре аеруча үзенчәлекле.

Бу тегүнең иң универсаль ысулы, шул ук вакытта тегүдә үзенчәлекле милли этник алынмалар еш кулланыла. Бу иҗатта тукыма кисәкләренең күплеге байлык, аны арттыру, тормыш көчен, сәламәтлекне ныгыту теләген аңлата. Әгәр эшләнмәләр (мәсәлән юрганнар) яшь парларга дип тегелсә, бу аларга мул тормыш һәм тиздән сәламәт, нык балалар барлыкка килү теләген символлаштырган.

Шулай ук тукыма иҗатында иске кисәкләр генә кулланылмаган, эшкә яңа тукымалардан калганнары да кулланылган.

Күргәзмәдә барлык экспонатлар да оригиналь, алар XIX гасырга карый. Ә күчмә күргәзмә белән берлектә төбәктәге музейларда булган экспонатларны бер контекстта күрсәтү мөмкинлеген бирә.

Татарстан Милли музеенда Россия этнография музее фондларыннан «Тукыма бизәкләре: Евразия халыклары традицияләре һәм сәнгате» күргәзмәсен 17 ноябрьгә кадәр күрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International