Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр Комитетының күчмә утырышы узды
Утырышта Татарстан Республикасының 2019 елның 6 августында имзаланган «Китапханәләр һәм китапханә эше турында» 65 номерлы ТРЗ законын гамәлгә ашыруның барышы турында сүз барды.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова югарыда әйтелгән канунның гамәлгә ашырыулы турында доклад белән чыгыш ясады.
«Китапханә-мәдәни, тарихи һәм фәнни мирасны саклаучы. 2020 ел ахырына китапханә фондының гомуми күләме 23 358 240 берәмлек тәшкил иткән иде, бу 2018 ел белән чагыштырганда 21 мең берәмлеккә артыграк», - дип билгеләп үтте министр.
"Китапханәләрне модернизацияләүгә федераль бюджеттан 2 ел эчендә 30 млн сум акча бүлеп бирелде", - дип ассызыклады министр.
«Татарстан Республикасы милли китапханәсе» ДБМУ директоры Мәдинә Тимерҗанова китапханәнең трансформациясе турында сөйләде.
«Китап бирү яңартылу белән 2021 елның 20мартыннан алып әлеге хезмәттән 1 млн 800 укучы файдаланды. Аларның 70 % - студентлар һәм яшьләр. Яшьләр укымый дигән постулат дөрес түгел", - дип ассызыклады Мәдинә Тимерҗанова.
Утырышта Татарстан Республикасы "Яшел Үзән муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" МБУ директоры Алия Хисамова да чыгыш ясады.