Хөрмәтле журналистлар! 18 ноябрь 13: 00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының брифинг-залында "Кәсеп-2021" XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестиваленә багышланган матбугат конференциясе булачак.
Спикерлар:
– Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Д.Д. Натфуллин;
- Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Л.Н.Шарова;
- Г.Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры баш режиссеры Ренат Мирзахәсән улы Әюпов;
— «Кәсеп» Бөтенроссия яшь режиссура театр фестивале кураторы, Татар дәүләт академия театрының махсус проектлар кураторы, театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының махсус проектлар кураторы Нияз Рәүф улы Игъламов;
-драматург, режиссер, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Газинур улы Зәйниев.
Хәбәрчеләрне матбугат конференциясендә катнашырга чакырабыз.
Аккредитация: 16 ноябрь 17:00 сәг кадәр телефон аша: +79393156218 (Ләйлә Яруллина) яисә электрон почта kariev_theatre@mail.ru; яисә е-mail: Aygul.Nadyrshina@tatar.ru
Өстәмә мәгълүмат: тел.: +7 (843) 264-73-98
2021 елның 30 ноябреннән 5 декабренә кадәр Казанда ХІІІ Бөтенроссия яшь режиссура «Кәсеп» театр фестивале узачак. Быел фестивальнең географиясе киңәйде-Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән, чарада Санкт-Петербург һәм Акмолинск (Казахстан) коллективлары да катнашачак. Фестиваль афишасына 12 спектакль керде. Фестивальдә барлыгы 11 театр коллективы катнаша.