Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстанның «Республика балалар китапханәсе» ДБМУ «Елның балалар китапханәсе – 2021» һәм «Елның балалар китапханәчесе – 2021» республика конкурсларына йомгак ясадылар.
«Елның балалар китапханәчесе» номинациясендә җиңүчеләр:
Сушкова Наталья Александр кызы – Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының "Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең үзәк балалар китапханәсенең баш китапханәчесе – 1 урын;
Хусаенова Ольга Илья кызы - Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар шәһәр китапханәсенең китапханәчесе – 2 урын;
Гарифуллина Марианна Виктор кызы - Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 3 нче номерлы филиалы-балалар китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире – 3 урын.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла:
1 урын – 35 мең сумлык бүләк;
2 урын – 30 мең сумлык бүләк;
3 урын – 20 мең сумлык бүләк.
“Елның балалар китапханәсе-2021» конкурсында җиңүчеләр:
«Авыл һәм балалар» номинациясе:
Поспелово авыл китапханәсе - «Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" муниципаль бюджет учреждениесенең 17 нче номерлы филиалы;
«Ел вакыйгасы» номинациясе:
- Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы "Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең Үзәк балалар китапханәсе;
- "Түбән Кама шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" муниципаль бюджет учреждениесенең 6 нчы номерлы филиалы - Шәһәр балалар китапханәсе.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр 27 мең сумлык приз белән бүләкләнәчәкләр.
Бүләкләү тантанасы 2021 елның 19 ноябрендә үткәрелә.