27 майда Әстерхан татарлары өчен озак көтелгән вакыйга – тарихи урында, элеккеге татар бистәсендә тантаналы рәвештә татар шагыйре Габдулла Тукайга куелган һәйкәлне ачу тантанасы булды. Тантанада Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
«Дуслык» җирле иҗтимагый оешмасы вәкилләре соравы буенча, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән, Әстерхан җирендә шагыйрьгә монумент куелды һәм аның исеме белән аталган яңа матур бакча ачылды.
Скульптур композиция идеясе – рәссам Бакый Урманчыныкы, аның укучысы Владислав Авдеев әлеге идеяне ахырга кадәр тормышка ашыручы. Һәйкәл Казан предприятиеләренең берсендә бронзадан коелган.
Бәйрәмдә концерт программасы да күрсәтелде. Тукай һәйкәле янында аның шигырьләрен халык шагыйрьләре Ринат Харис һәм Равил Фәйзуллин укыды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте