Казанда Төркиянең танылган рәссамы Әхмәт Йәшел күргәзмәсе ачыла

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

16 ноябрь 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның хәзерге заман сәнгать галереясендә танылган төрек рәссамы Әхмәт Йәшелнең (Ahmet Yesil) «Авазлар һәм эзләр» дип исемләнгән күргәзмәсе ачыла. Бу рәссамның Россия территориясендә беренче күргәзмәсе.

Күргәзмә кысаларында Казанлылар авторның 34 картинасын күрәчәк, экспозициягә рәссамның соңгы 4 елда иҗат иткән әсәрләре тупланган һәм ул аларны махсус Казан күргәзмәсе өчен сайлаган. 

Әхмәт Йәшел Төркиянең данлыклы осталары Нури Абач, Илхан Чевик һәм Эрнур Тузуни кебек рәссамнарының остаханәләрендә рәсем сәнгатенә өйрәнә. 

Бүгенге көндә Әхмәт Йәшелнең 132 шәхси күргәзмәсе узган, 321 уртак һәм конкурс күргәзмәләрендә катнашкан, милли һәм халыкара конкурсларда 25 бүләк яулаган. Рәссамның шәхси һәм җыелма күргәзмәләре АКШ, Бельгия, Албания, Кытай, Һиндстан, Греция, Германия, Венгрия, Италия һ. б. илләрдә узган.

1988 елда Әхмәт «Мерсинның иске йортлары» дигән темага картиналар сериясен иҗат итә. Бу цикл аңа дөньякүләм танылу китерә, ә рәссам үзе бүгенге көндә дә туган шәһәре Мерсинда яши һәм эшли.

Күргәзмә 2022 елның 16 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International