Зөя утрау-шәһәрчегендә «Археологик агач» фәнни конференциясе узачак

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

11-12 ноябрь «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгында ел саен үткәрелә торган «Археологик агач» фәнни конференциясе узачак.

Фәнни очрашуда Россия һәм чит илләрдән 40ка якын катнашучы, Дания, Германия, Италия галимнәре «юеш» мәдәни катламны* өйрәнү тәҗрибәсе, органик табылдыклар консервациясе үзенчәлекләре белән уртаклашачак, музейда сакланган археология агачы торышына ничек мониторинг үткәрергә кирәклеге турында сөйләячәкләр.

*«Юеш» мәдәни катлам-археологиядә сирәк күренеш. Органик предметлар-агач, тире, йон һ.б. күп микъдарда дым булу, димәк, кислород булмау хисабына саклана. Зөя утрау-шәһәрчегендәге «Татар бистәчеге» археологик агач музее экспозициясе «юеш» мәдәни катламда табылган предметларга нигезләнә. Аның калынлыгы 3 метрдан артык, мәйданы 5 гектар тәшкил иткән.

Конференция онлайн һәм офлайн форматта узачак.

Чараны «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгының ютуб-каналында түбәндәге сылтамага кереп карарга мөмкин:

https://youtu.be/9Kd-VOqCBvg 11 ноябрь сәг. 10:00

https://youtu.be/8kg-0ORRdu8 12 ноябрь сәг. 10:00

«Археологик агач» конференциясе ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән объектлар территориясендә урнашкан музей экспонатларының сакланышын тәэмин итү буенча комплекслы фәнни-реставрация чарасы кысаларында үткәрелә.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International