Оркестрның дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Анна Гөлишәмбәровага "Татарстан Республикасының халык артисты" исеме бирелде

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

Казанның «София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге» оркестры дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Анна Гөлишәмбәровага музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен "Татарстан Республикасының халык артисты" дигән мактаулы исем бирелде.

Анна Гөлишәмбәрова 2000 елда Казан консерваториясен тәмамлый. 2003 елда «Яңа музыка» ансамбле дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе булу тәкъдимен кабул итә. Анна Семен кызы Консерваториягә опера-симфоник дирижерлык факультетына укырга керә. Уку вакытында үз педагогы Фуат Мансуровның ассистенты була. Ул Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры, Самара дәүләт филармониясенең симфоник оркестры, Ульяновск «Губернаторский» симфоник оркестры белән дә чыгышлар ясый.

Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының «Яңа исемнәр» программасы стипендиатлары концертларында да дирижер була. 2013 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International