Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгына “Валдай” дискуссия клубының ел саен уза торган XVIII утырышында актив катнашканы өчен ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова исеменә рәхмәт хаты килде.
Хөрмәтле Ирада Хафизҗан кызы!
“Валдай” Халыкара дискуссия клубын үстерү һәм аңа ярдәм итү Фонды һәм шәхсән үз исемемнән "Глобаль каршылык – XXI: кеше, кыйммәтләр, дәүләт" темасына 2021 елның 18 - 21 октябрендә Сочида узган XVIII ел саен үткәрелә торган утырышта катнашуыгыз өчен Сезгә олы рәхмәтемне белдерәм.
Быел без дөньякүләм көн тәртибендә актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу өчен халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсе белгечләрен - 200 гә якын әйдәп баручы экспертны чакырдык. Югары дәрәҗәле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, 45 илдән экспертлар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашында офлайн һәм онлайн форматта хәзерге заман дөнья җәмәгатьчелеген борчыган проблемаларны хәл итү юлларын билгеләдек.
Спикерлар чыгышы, катнашучыларның җитди сораулары, кызу бәхәсләр һәм матбугат вәкилләренә бирелгән мәгълүматлар залдагы кунакларны да, интернет челтәрендәге киң аудиторияне дә битараф калдырмады. Дискуссиянең көн кадагындагы темалары һәм спикерларның эчтәлекле чыгышлары Россия һәм чит ил массакүләм мәгълүмат чараларында зур кызыксыну уятты.
"Россия һәм дөнья: глобаль контекстта милли идея" сессиясендәге чыгышыгыз өчен Сезгә рәхмәтемне җиткерәм. Катнашучыларның күпсанлы позитив фикерләре теманың актуальлеге турында сөйли.
Без конференциядә катнашучыларга эшлекле һәм шул ук вакытта формаль булмаган уңайлы шартлар тудырырга, чараны югары дәрәҗәдә һәм эчтәлекле итеп үткәрергә тырыштык.
Алга таба да хезмәттәшлек итү теләгендә калабыз. Сезне "Валдай" клубының башка чараларында да күрергә шатбыз!
Ихтирам белән, А.Г. Быстрицкий
"Валдай" Халыкара дискуссия клубын үстерү һәм ярдәм итү Фонды Советы Рәисе
2021 елның 18-21 октябрендә Сочида «Валдай» Халыкара дискуссия клубының «Глобаль каршылык – XXI: кеше, кыйммәтләр, дәүләт» дип аталган XVIII утырышы узды. «Россия һәм дөнья: глобаль контекстта милли идея» темасына алтынчы сессия эшендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.