Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү буенча тавыш бирү башланды

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстанда 2022 елга республика министрлыкларының, шул исәптән Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының да халык алдында торган максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча онлайн-тавыш бирү башлана.

Тавыш бирүдә катнашу өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән булырга, «Халык фикерен өйрәнү» төймәсенә басарга һәм тавыш бирергә кирәк.  Татарстанлылар министрлыкның экспертлары формалаштырган максат һәм бурычларга тавыш бирә һәм үз фикерләрен да тәкъдим итә алалар.

Мәдәният министрлыгының 2022 елга максат һәм бурычлары буенча тәкъдимнәр экспертлар төркеме тарафыннан 13 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр әзерләнгән иде. Экспертлар төркеменең составы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан расланды. Ана 15 кеше – һөнәри, академия бергәлекләре һәм коммерциячел булмаган оешма вәкилләре керде.

Экспертлардан барлыгы 33 тәкъдим кертелде. 

Иҗтимагый совет утырышы нәтиҗәсе буенча формалаштырылган тәкъдимнәр исемлеге шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы сайтының «Максатлар һәм бурычларны гавами формалаштыру» бүлегендә бастырылачак.

Ддәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында Формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проекты Татарстанда 2018 елдан бирле тормышка ашырыла.

Министрлыкның 2019 елга эш юнәлешләрен сайлауда 4 183 кеше, 2020 елга – 6 269, 2021 елга – 8 080 кеше катнашты.

Алык фикерен сораштыру 7 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2022 елга "Дәүләт хезмәтләре" порталында тавыш бирүгә тәкъдим ителгән гавами максатлары һәм бурычлары Исемлеге (5 яисә 7 максат белән тулысынча расланачак):

https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2028194.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International