Хөрмәтле Татарстан халкы!
7 ноябрь безнең ил өчен истәлекле дата – Октябрь революциясе көне билгеләп үтелә. Бу тарихи көндә Дәүләт төзелеше, илнең сәяси, идеологик һәм социаль-икътисади юнәлеше үзгәргән.
Революциянең нәтиҗәсе илебез тормышында һәртөрле булуга карамастан, ул, һичшиксез, дөнья тарихында да үзгәрешләр керткән.
Халыкара мөнәсәбәтләр системасында глобаль үзгәрешләр булган, әлеге вакыйга революцион процессларны һәм милли-азатлык хәрәкәтен үстерүдә ярдәм иткән. Октябрь революциясе Совет Федерациясе составында милли республикаларның формалашуында, шул исәптән Советлар Союзы чорындагы Татарстанны булдыруда да этәргеч булган.
Бу көнне без Россиянең Хәрби Дан көнен дә бәйрәм итәбез. 80 ел элек Кызыл мәйданда хәрби парад узган. Йөз ел элек булган вакыйгаларны бүгенге көн күзлегеннән чыгып, үз тарихыңны кабул итәргә һәм үткәннәргә хөрмәт белән карарга өйрәнергә кирәк.
Иманым камил: халыклар арасындагы дуслыкны һәм җәмгыять эчендәге татулыкны саклап, без Ватаныбызның бөеклеген сакларбыз һәм арттыра алырбыз.
Чын күңелдән Сезгә тынычлык, имин тормыш һәм сәламәтлек телим!