Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия лауреатларының исемнәре игълан ителде

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

2021 елның 7 ноябрендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге дүртенче Республика премиясен тапшыру тантанасы узды. Бүләк Татарстан Республикасының һөнәри театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен бирелә һәм ике елга бер тапкыр тапшырыла.

Тантанада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова премия лауреатларының исемнәрен атады:

  • Күпьеллык иҗади, педагогик, иҗтимагый нәтиҗәле эшчәнлеге һәм татар театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты ХӘЙРУЛЛИН ИЛДАР ЗИННУР улына
  • Татарстан Республикасының театр сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен драматург, язучы, кинорежиссер, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе ЮЗИЕВ САЛАВАТ ИЛДАР улына
  • “Шәһәр халкы театры» проектын гамәлгә ашыру һәм MOÑ театр мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында «Шәһәр халкы театры» фестивален үткәргән өчен «Тере шәһәр» («Живой город») хәзерге заман сәнгатенә ярдәм итү Фонды директоры ЯРКОВА ИННА ИГОРЬ кызына премия тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International