Казан Бөтенроссия «Сәнгать төне» акциясенә кушылачак.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы, ТР Милли музее, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, Е.А. Боратынский музеенда экскурсия, театральләштерелгән тамаша, концертлар, мастер-класс һәм башка чаралар 3 һәм 4 ноябрьдә узачак.
Илдә катлаулы эпидемиологик ситуация булу сәбәпле саклану чараларын кию һәм социаль дистанция тоту мәҗбүри.
Урыннар санаулы булу сәбәпле мәдәни чараларны оештыручылар билетларны алдан онлайн ысул белән алырга яисә язылырга киңәш итәләр.
Е.А. Боратынский музеенда «Сәнгать төне» 3 ноябрьдә башлана.
18:00 сәгатьтә Алексей Гомазковның шигъри театры Евгений Шварцның тууына 125 ел тулуга багышланган өлкәннәр һәм балалар өчен "Алдан йөткер! Король үзе синең белән сөйләшәчәк!” («Откашляйся! Сам король будет говорить с тобой!») әдәби-музыкаль тамашасын тәкъдим итәчәк. Тамашада Татарстан Республикасының атказанган артисты Юлия Җиһаншина (вокал) һәм Максим Мулин (фортепиано) катнаша.
Аннан соң Татарстан Республикасының халык артисты Ольга Вайсбеккер (балалайка) һәм Татарстан Республикасының халык артисты Маргарита Коварская (фортепиано) концерты булачак. Тамашачыларга классик һәм эстрада, ватан һәм чит ил музыкасы тәкъдим ителәчәк.
Акция» “Мине гел искә алырсыз" программасы белән тәмамланачак, дип хәбәр ителә музей сайтында. Әлеге акция Николай Гумилевның тууына 135 ел һәм үлүенә 100 ел тулуга багышлана.
«Казан Кремле» музейларында акция «Сәнгать берләштерә» девизы астында 4 ноябрьдә узачак. Программа 18:30 - 22:00сәг. кадәр дәвам итәчәк.
«Эрмитаж-Казан» үзәгенә килүчеләрне «Бәхет эзләп» дип исемләнгән театральләштерелгән программа һәм юл күрсәткеч уены көтә.
Татарстанның табигать тарихы музеенда «Төнге экскурсия», шулай ук трафарет матбугат техникасы белән сувенирлар ясау буенча иҗади дәрес узачак.
Ислам мәдәнияте музеенда «Традиция белән диалог» күргәзмәсенә килүчеләр каллиграфик композицияләрдә кулланыла торган хатларның төрле стиле турында мәгълүмат алачак. Кремль манаралары һәм диварлары буйлап «Крепость сагында» дип аталган экскурсиягә килүчеләр диварлар, хәрби йөрешләр тарихын ишетәчәк, борынгы атмосфераны тоя алачак.
«Манеж» күргәзмәләр залында ком анимациясе буенча мастер-класс, Максим Васильевтан кураторлык экскурсиясе һәм хәрәкәтләр телендә экскурсия узачак. Квестлар һәм башка мәдәни чаралар татар халкының һәм ТР дәүләтчелеге тарихы музее күргәзмәләрендә дә узачак.
Музейлардагы программа белән бергә «Казан Кремле» музейларының социаль челтәрләрендә дә викториналар оештырыла. Чараларның тулы программасы белән музей-тыюлык сайтында танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Милли музеенда мәдәни чаралар сәг.12:00 башлана. «Тарихның тере авазы» театральләштерелгән экскурсиясенә килүчеләрне патшабикә Сөембикә, Екатерина II һәм узган чорларның башка геройлары каршы алачак. Ул музей мәдәнияте һәм туган ягыбызның тарихи мирасы нигезләренә багышлана.
Импровизация музыкасын яратучыларны музейда концерт көтә – Казан музыкантлары джаз классикасын һәм татар композиторларының джаз стилендәге көйләрен башкарачак.
Үз куллары белән матурлык булдырырга теләүчеләр өчен мастер-класслар узачак: тукыма кисәкләреннән тегү, атта йөрү өчен эшләнмәләр, күннән беләзек һәм татар бизәкләре ясау иҗатына чакыралар.
ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда да төрле программа әзерләнгән. Чаралар комплексның барлык мәйданчыкларында да узачак: Хәзерге заман сәнгать галереясе, «Хәзинә» милли сәнгать галереясе – ләкин төп мәйданчык - Баш бинада булачак (Карл Маркс урамы, 64 йорт). Акция 12: 00 сәгатьтә башлана.
Башта казанлылар Р.Р.Садыйковның реставрация остаханәсендә һәм Рус сәнгате буенча күзәтү экскурсиясендә булачак. Аннан соң балаларны онлайн-квестка чакыралар, ул учреждениенең социаль челтәр битендә үтәчәк, ә өлкәннәрне Э.Ю.Новикованың «Сынлы сәнгатьтә хатын-кыз образлары» дигән экскурсиягә чакыралар.
Музейда Чаллыдан органчы Илсөяр Сөләйманова чыгышы, «Казан триосы» коллективының классик музыка концерты, Celli armonici ансамбле чыгышы булачак.