Казан шәһәренең Е.А.Боратынский музей-йортында «Ак чәчәк» хәйрия акциясе узды

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Бүген Казан шәһәренең Е.А.Боратынский музей-йортында «Ак чәчәк» хәйрия акциясе узды. Музейга килүчеләргә Казан мәктәпләрендә укучылар ясаган символик кәгазь чәчәкләрне һәм башка кул эшләнмәләрен сатып алырга тәкъдим иттеләр. Акция барышында сатудан һәм иганәләрдән кергән акчалата керем авыру балалар тәрбияләүче гаиләләрнең ихтыяҗларына юнәлдереләчәк.

Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, «Елисаветино-Сергиев агарту җәмгыяте» шәфкатьлелек һәм хәйрия традицияләрен торгызуда ярдәм итү фондының Күзәтчелек советы рәисе Анна Громова, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Совет һәм Россия тарихчысы, Александр I чорында Россия империясенең декабристлар хәрәкәте һәм сәяси тарихы белгече Сергей Мироненко катнашты.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова пандемия шартларында бу акциянең аеруча әһәмиятле икәнен билгеләп үтте.

«Без барыбыз да сәламәтлек өчен борчылабыз,әмма сәламәтлек рухи чисталыктан тора. «Ак чәчәк» акциясе җәмгыятьтә кешелекле, туган һәм якын  булмаган кешеләргә ярдәм итү, шәфкатьлелек һәм хәйриянең әһәмияте турында сөйли», - дип өстәде министр. 

Белешмә

ХХ гасыр башында «Ак чәчәк» акциясе Россиянең төрле шәһәрләрендә ел саен үткәрелгән. Җыелган акчалар туберкулез белән авыручыларга ярдәм итүгә тотылган. Бер гасырдан соң традиция яңадан торгызылды-авыру балаларга ярдәм итү чарасы буларак үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International