1 июньдә «Әкият» татар курчак театрында сабыйларны Халыкара балаларны яклау көне белән котлаячаклар.
Быел бәйрәм программасында асфальтта “Балалар күзаллавында Универсиада” дигән темага рәсем конкурсы уздыру каралган. Ул театр алдындагы мәйданчыкта узачак. Соңрак күккә шарлар очыру тамашасы да булыр дип көтелә.
Театр фойесында яшь тамашачылар өчен театрлаштырылган концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Анда күңелле җырлар, биюләр, конкурслар да булачак. Конкурсларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак. Шаян клоуннар “аквагрим” ярдәмендә теләк белдергән барлык нәни тамашачыларны яраткан әкият геройларына әверелдерәчәк.
Бәйрәм программасыннан соң балаларга В.Катаевның «Цветик-семицветик» спектакле күрсәтеләчәк.
Мәгълүмат өчен: Дилия Шаязданова (843) 237-70-05, 89046651814.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте