Бүген Казан Ратушасында XXIV Елисаветин-Сергиев укулары узды. Бөтенроссия фәнни конференциянең темасы «Россия хәйриячелеге. Традицияләр һәм заманчылык» дип аталды. Татарстан башкаласында укулар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча үткәрелде.
Утырышта Казан, Мәскәү, Калининград шәһәрләреннән галимнәр, музей белгечләре, китапханәчеләр, архивчылар катнашты. Чыгышларның бер өлеше онлайн-режимда барды. Уку «Елисаветин-Сергиев агарту җәмгыяте» фонды эгидасы астында узды. Казанда конференция икенче тапкыр оештырылды.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, безнең төбәктә хәйриячелек христиан һәм мөселман динендә урта гасырлардан бирле килә. Бүгенге көндә дә традициянең яңача дәвам итүе Казан, Зөя -утрау шәһәрчегендә һәм Татарстанның башка җирлегендә мәдәни һәйкәлләрне торгызу турында сөйли.
«Күркәм Елизавета Казан ягын бик яраткан, монда аның хәйрия гамәлләренең эзе калган, – дип аңлатты ЕСПО фонды башлыгы Анна Громова. – Безне Татарстан Президенты чакыруын исәпкә алсак, димәк республика хәйрия традицияләрен торгызу өчен бик күп эш башкара дигән сүз».
«Бу традиция инкыйлабка кадәрге Россиядә киң таралган, – дип искә төшерде Россия фәннәр Академиясе әгъзасы-корреспонденты, Россия Федерациясе Дәүләт архивының фәнни җитәкчесе Сергей Мироненко. - 1917 елдан соң хәйрия эше кирәксез дип табылды. Әмма хәйриячелекне яңадан торгызырга кирәклекне аңладык, дәүләт барысын да кайгырта алмавына инандык. Тик яңадан торгызу өчен, үткәннәрне белергә кирәк-конференция нәкъ шуңа багышлана".
Конференциядә катнашучыларны Россия Фәннәр Академиясенең гомуми тарих институты директоры Михаил Липкин, Казан Федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов, Пермь дәүләт социаль – сәяси тарих архивы Сергей Неганов, Рус Православие Чиркәве вәкилләре-Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм башкалар сәламләде.
Докладлар Россия империясендә һәм Казан ягында хәйриячелеккә, бу күренешнең архив таныклыкларына багышланды. Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Милли музее хезмәткәрләре конференциядәге чыгышларга документаль иллюстрацияләрдән торган күргәзмә әзерләде.