Татарстанда «Комсомольская правда» редакциясе сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен «Һәрвакыт булсын кояш!» дип исемләнгән рәсем конкурсы игълан итә

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда «Комсомольская правда» редакциясе Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән сәламәтлекләре чикләнгән балалар арасында «Һәрвакыт булсын кояш!» дип исемләнгән рәсем конкурсы игълан итә.

Конкурста 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

Бәйгедә катнашу һәм призлар алу өчен сылтамага басарга кирәк.

Сылтамага кереп конкурсның Нигезләмәсе белән дә танышырга, гариза тутырырга һәм барлык таләп ителгән мәгълүматлар белән рәсемне  җибәрергә мөмкин. Һәр катнашучыдан ике рәсем кабул ителә.

Гариза һәм рәсемнәр 2021 елның 14 ноябренә кадәр кабул ителә.

Рәсемнәр Казандагы «Комсомольская правда» редакциясе сайтында урнаштырылачак һәм 15 декабрьдә халык тавыш бирүе белән төгәлләнәчәк.

Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр игълан ителәчәк. Конкурс лауреатларына акчалата призлар һәм дипломнар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International